Табигатьнең матурлыгын саклыйк! (0+)

22 апрель  –  Халыкара Җир көне – чиста су, җир һәм һава бәйрәме. 14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Табигатьнең матурлыгын саклыйк!» дигән әдәби-экологик бәйрәм узды. Чара «Җир – безнең йортыбыз!» дигән презентацияне караудан башланды. Балалар планетабызның, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының ни дәрәҗәдә матур булуын, һәм шулай ук Җир йөзенең ничек пычрануы, тереклекнең юкка чыга баруы, кешеләрнең бу матурлыкны саклауда ярдәм итә алуын үз күзләре белән күрә алды. 

Сохраним
IMG_20220422_095949
IMG_20220422_094750
IMG_20220422_093458
IMG_20220422_093354
 

Балалар Г.Тукайның иң танылган әкият персонажы Шүрәледән хат алды, анда ул табигатьне коткаруда ярдәм сораган. Укучылар Шүрәленең үтенечен кире какмады һәм аларга төрле сынаулар узарга туры килде: хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмаклар чиштеләр, «Ярый – тыела» «Урманга барсам әгәр», «Чыбык-чабыкларны җый» һ.б. уеннарда катнаштылар. Менә шулай итеп уен формасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, туган якның файдалы үсемлекләре турында белделәр. 

Чара балаларга әйләнә-тирә дөнья турында яңа белемнәр алырга һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәт турында мәгълүмат алырга ярдәм итте.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: